«Күңел җылысын сезгә бүләк итәбез…» (18+)
6 октябрь көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә һәр елдагыча Өлкәннәр көненә багышланган «Күңел җылысын сезгә бүләк итәбез…» дигән кичә узды. Очрашуга шәһәрнең 4,5 нче микрорайоннарында яшәүче өлкән буын кешеләре килде. Чара кунаклары үз адресларына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр ишетте, үзара аралаша алды. Катнашучылар чын күңелдән ял итте, аралашты, дөньяда иң озак яшәүчеләр турында кызыклы фактларны ишетте, өлкәннәр өчен аеруча мөһим булган сәламәт тормыш рәвеше, дөрес туклану буенча киңәшләр алды. Кичәгә җыелучылар «Менә сиңа сюрприз», «Минем хыялны бел» кебек төрле бәйгеләрдә актив катнашты. «Акыллы сүз» бәйгесендә мәкаль һәм әйтемнәрне искә төшерде, шулай ук «Табышмакның җавабын белсәң, приз аласың» уены үткәрелде. Кичәдә катнашучылар яшьлекләрен, кызыклы һәм көлкеле хәлләрне искә төшерде, тормышта кирәкле киңәшләре, ризык пешерү рецептлары белән уртаклашты һәм дустанә аралашты. Чара гаиләдәгечә җылы рухта узды һәм уңай тәэсирләр калдырды. |